Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Марат Әхмәтов: Татарстанда авыл халкының көнкүрешен яхшырту буенча җитди эш алып барыла

0

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казанның «Корстон» комплексында Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII Бөтенроссия корылтаенда чыгыш ясады.

«Татарстанда авыл хуҗалыгына өстенлекле игътибар бирелә. Республика халкының чирек өлеше – 1 миллион кеше авыл җирлегендә яши. Татарстанда авыл халкының көнкүрешен яхшырту буенча җитди эш алып барыла, инфраструктура, җитештерү объектлары төзелә, төзекләндерелә, территорияләр ямьләндерелә», – диде Марат Әхмәтов.

Ул узган елда республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 400 миллиард сумнан артып киткәнен, 2024 елга караганда үсеш 107,3 процент тәшкил иткәнен билгеләп узды. Татарстан бу күрсәткеч буенча илдә – дүртенче, Идел буе округында беренче урында.

«Сөт җитештерү буенча без инде берничә ел алдынгы урында, ит, бөртекле культуралар, яшелчәләр буенча тотрыклы төстә унлыкка керәбез. Халыкны төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез, башка төбәкләргә, чит илләргә экспортка чыгарабыз. Гомуми уңышларга республика фермер хәрәкәте зур өлеш кертә, аңа бу көннәрдә 35 ел тула», – диде Марат Әхмәтов.

Ул хәзер республикада 2,6 мең фермер хуҗалыгы, 400 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык, 420 авыл хуҗалыгы кооперативы гамәлдә булуын билгеләп узды. Алар былтыр барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 процентын җитештергән.

Марат Әхмәтов 2025 елда кече хуҗалык формаларына ярдәмгә 1,5 миллиард сум акча юнәлдерелгәнен, быел 17 юнәлеш буенча 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелүен әйтте. «Бу юнәлешләрнең унысы буенча республикадан ярдәм күрсәтелә. Нәтиҗәдә, республикада терлек саны саклана, авыл халкының мәшгульлеге тәэмин ителә», – дип белдерде ул.

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, агросәнәгать комплексында авырлыклар да юк түгел. Ул хәзерге икътисади вазгыятьнең тармакка тәэсире зур булуын искәртте. Кредит ресурслары, ягулык бәяләре дә тармакта чагылыш таба, моңа бәйле рәвештә, дәүләт ярдәменә мохтаҗлык бар.

«Хәзер «Бердәм Россия» партиясенең яңа версиясе формалаша. Безгә көчләрне берләштерү кирәк. Авылларда еллар буена җыелып килгән проблемалар бихисап, аларны дәүләттән башка хәл итеп булмый. Беренчедән, авыл картая. Икенчедән, авыл халкының кереме шәһәрнеке белән көндәшлек итә алмый», – диде Марат Әхмәтов.

Ул чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да сәламләү хатын укыды. «Монда көндәлек хезмәте белән илнең азык-төлек куркынычсызлыгын ныгытучы, авыл җирлекләрен үстерүче һәм күпмилләтле халкыбызның традицияләрен саклаучылар җыелган. Сезгә һөнәрегезгә булган тугрылык, үз эшегезгә җаваплы караш һәм туган җиргә мәхәббәтегез өчен рәхмәт», – дигән сүзләр бар хатта.

Рөстәм Миңнеханов корылтайда катнашучыларның идеяләре практикада гамәлгә ашачагына ышанычын белдергән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса