Татарстанда мәктәп укучылары укудагы уңышлары өчен 50 мең сумлык грант ала алачак
Татарстаннан 5-11 сыйныф укучылары математика, физика яки химияне өйрәнүдәге уңышлары өчен 50шәр мең сум грант ала алачак. Бу хакта «Татар-информ да узган матбугат конференциясендә талантлар университеты җитәкчесе Адилә Әхмәтова хәбәр итте.
«Физик-математик алгарыш - ул Россия Федерациясенең башка бер генә төбәгендә дә булмаган уникаль мөмкинлек. Һәм 1 апрельдән гариза бирү кампаниясе старт ала», - дип билгеләде Әхмәтова.
Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстанның 200 укучысы ярдәм алган. Ә быел аларның саны икеләтә күбрәк булачак, чөнки республикада физик-математик алгарыштан тыш, физик-химик алгарыш проектын эшләтеп җибәрделәр.
Катнашуга гаризаны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Проектта катнашучылар акчалата бүләкне быелның 17 июленнән дә соңга калмыйча алачак.
