Синоптиклар республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләде
Мартта Татарстанда кар әле тулысынча эреп бетмәячәк. Фаразлар буенча, республиканың күпчелек өлешендә кар апрельнең икенче декадасында гына эреп бетәр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Көндез кар капламы кими, төнлә кар эрү тоткарлана. Һава торышының мондый булуы кар катламының акрынлап эрүенә ярдәм итә. Шуңа күрә март дәвамында ул әле һичшиксез эреп бетмәячәк», - дип билгеләп үтте ул.
Шул ук вакытта районнар буенча вазгыять төрлечә: көнчыгышта (мәсәлән, Азнакай районында) кырларда кар юк диярлек, Казанда, Арча һәм Яшел Үзән районнарында кар запасы әле күп.
«Республикада кар уртача 9 апрельдән 17 апрельгә кадәр эреп бетә. Иң иртә дата мартның икенче декадасына туры килә, ә иң соңгысы – май ахырына. Узган еллар статистикасы буенча, бер елда хәтта 24 майда гына эреп беткән», – диде Феликс Гоголь.
