Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча «Ислам. Беренче адымнар» бушлай курслары уза

0

Атна саен шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә намаз уку һәм ислам нигезләре буенча «Ислам. Беренче адымнар» бушлай курслары уза. Курслар 17 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен үткәрелә. Дәресләр 25 апрельгә кадәр иртәнге сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр узачак.

«Ислам. Беренче адымнар»га төрле яшьтәге 160тан артык кеше йөри. Беренче дәресне Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.

Бу атнадан дәрескә килүчеләр ир-ат һәм хатын-кызлар, татар һәм рус төркемнәренә бүленеп укуларын дәвам итәчәк.

Ислам нигезләре буенча дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира – Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы белән, шулай ук хәләл һәм хәрам төшенчәләре белән танышачак.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Уналты сезон дәвамында әлеге курсларда 1750гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса