Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

1 апрельдән Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә

0

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр күчәргә төшкән авырлык 6 тоннадан артып киткән йөк автомобильләренә төбәк һәм муниципальара автомобиль юлларында хәрәкәт итү вакытлыча чикләнәчәк.. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кагыйдә буларак, язын хәрәкәтне чикләү автобуста пассажирлар йөртүгә, азык-төлек, хайваннар, дарулар, орлыклар, ашламалар ташуга кагылмый. Бу чикләүләр 16 тоннага кадәр ягулык ташый торган транспорт чараларына да кагылмый, шулай ук гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөк ташу да искәрмә санала.

Чикләүләр кертелә торган участоклар исемлеге белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса