Бүген Татарстанда 11 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 26 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.
Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге спекундына 3-8 метр тәшкил итә. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда көчле бозлавык саклана.
Көндез һава 6-11 градуска кадәр җылына (ТР башкаласында – +9...+11 градус).
