Татарстанда ел башыннан алып мигрантлар катнашындагы 77 җинаять ачылган
2026 елның ике аенда Татарстанда 69 чит ил гражданы тарафыннан кылынган 77 җинаять тикшерелгән. ТР эчке эшләр министрының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Мигрантлар һәм аларга каршы кылынган җинаятьләрнең төп төре - РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе, ягъни урлаулар», - дип сөйләде Денис Дзьоник.
Бу җәһәттән уңай динамика күзәтелә. Узган елның шул ук чорында мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 41,2 процентка күбрәк булган.
