Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

«Түбән Кама» паркында Шишкин эшләре мотивлары буенча интерактив стендлар барлыкка киләчәк

0

«Түбән Кама» милли паркы «На пленэре с И. И. Шишкиным» проектына президент грантын алачак. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында рәссам «Алабуга янында Камада» һәм «Алабуга янында Изге чишмә» картиналарында сурәтләгән урыннарда интерактив стендлар-мольбертлар һәм эскәмияләр урнаштыралар. Бу паркка килүчеләргә заманча күренешләрне XIX гасыр сурәтләре белән чагыштырырга һәм 150 ел эчендә пейзажның ничек үзгәрүен аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Инициатива игътибарны табигый территорияләрне һәм мәдәни мирас объектларын саклауга, шулай ук экология туризмын популярлаштыруга юнәлдерелгән, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Проект Кызыл тау (Красная горка) һәм Изге чишмә (Святой ключ) үзәнлекләрендә стендлар куюны гына түгел, ә сәнгать мәктәпләре укучылары өчен пленэрлар оештыруны, тематик экскурсияләр үткәрүне һәм юл күрсәткечләр булдыруны күздә тота.

Президент грантлары ярдәмендә милли парк кунаклары табигать матурлыгы белән ләззәтләнеп кенә калмыйча, сәнгать аша тарихка да кагыла алачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса