Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстанда бензин бәясе тагын артты

0

Татарстанда 17 марттан 23 мартка кадәр бензинның өч маркасына бәяләр арту теркәлгән. Бу хакта Росстат хәбәр итте.

Әйтик, АИ-92 бензинының бәясе литры өчен 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр арткан, АИ-95 – 65,10 сумнан 65,38 сумга кадәр, ә АИ-98 – 89,26 сумнан 89,45 сумга кадәр. Шул ук вакытта дизель ягулыгы хисап чорында арзанайган – литр өчен 72,93 сумнан 72,72 сумга кадәр.

Элегрәк, март башында да, республикада автомобиль ягулыгының кыйммәтләнүе күзәтелгән иде. Аерым алганда, 2 марттан 10 мартка кадәр АИ-92 бәясе литры өчен 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр артты, АИ-95 – 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр. Тулаем алганда бәяләр арту тенденциясе февраль ахырыннан бирле дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса