Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектының язгы сезоны якынлаша
1-21 апрельдә үткәреләчәк XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты башланачак. Бу хакта «Белем.ру» сайты хәбәр итә.
«Әдәби марафон» проекты татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Аны гадәттә укытучылар, китапханәчеләр, гаиләдә туган телне олылаучылар, Татарстаннан читтә татар телендә китаплар укып туган телне кадерләп саклап тотучылар көтеп ала», – ди оештыручылар.
Марафонда катнашу өчен, сылтама буенча күчеп, катнашырга теләк белдереп, комментарийларда гариза калдырырга кирәк.
