Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Актанышта махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә утын алып кайталар

0

Актанышта махсус хәрби операция кысаларында контракт буенча хезмәткә киткән Рәшит Исламов гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр. Хәрби хезмәткәрнең якыннарына ярдәм итү өчен өйгә утын китерелгән.

Ярдәмне хәрбинең сеңлесенең кызы Эльмира Галиева кабул итә. Ул бу ярдәмне оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

«Минем абыем Рәшит Исламов 2025 елның декабрендә илебезне яклау өчен махсус хәрби операция кысаларында контракт буенча хезмәт итәргә китте. Актаныш районы хакимиятенә, район җитәкчелегенә һәм утын алып кайтучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Бик зур рәхмәт сезгә! Абыем исән – сау әйләнеп кайтсын, илләребездә тынычлык, өйләребездә тынычлык булсын. Барыгызга да сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим», - диде Эльмира Галиева.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса