Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстанда +15 градуска кадәр җылыта һәм явым-төшем туктый

0

Бүген, 27 мартта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән урыны белән җепшек кар һәм яңгыр ява, көндез явым-төшем туктый. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шулай ук Казанда томан саклана.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Иртәнге сәгатьләрдә төбәк юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -2..+3 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +7..+12 градуска, ә көнчыгышта кайбер урыннарда +15 градуска (ТР башкаласында +10..+12 градуска) кадәр күтәреләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса