Иван Гущин: Татарстан әлегә ЮНЕСКОга яңа территорияләрне тәкъдим итәргә җыенмый
Татарстан – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары саны буенча Россиядә лидер, әмма әлегә хакимият яңа территорияләрне тәкъдим итәргә җыенмый. Бу хакта туры эфирда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
«Сез беләсез, дүрт объект белән без ЮНЕСКОда лидер. Бу Болгар тарихи-археологик комплексы, Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы, ике комплекстан торган обсерватория һәм безнең төп объект – Казан Кремле, ул 2001 елда кертелде», – дип санап үтте Гущин.
Аның сүзләренә караганда, Раифа монастыре һәм Биләр авылы янындагы территория, һичшиксез, исемлеккә кертелергә лаеклы булса да, яңа объектларны тәкъдим итү буенча әлегә эш алып барылмый.
