Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Рамил Миндияр: Сердәшем бер генә – җыр - «Сөембикә»

0

(Казан, «Татар-информ», «Сөембикә», Альбина Гайнуллина) Аның гитарасы да үзе кебек моңлы, серле бит, җырчы куллары кагылып китүгә үк сагышы ташып түгелергә тора. «Соңлама», «Сәрвиназ», «Торналар», «Авылым тавышлары» җырлары белән ул безне туксанынчы елларга ук алып кайтып китә дә, йөрәкне җылытып торган хыялларга күмеп, янәдән киләчәккә дәшә. «Алтын Урда», «Болгарым», «Татар кешесе» дигән җырлары белән патриотик хисләр дә уята. Җыр башкарыр алдыннан берәр куплет шигырь укып, тамашачысын театраль гипнозга кертеп сихерләп тә куя. Яңа ел гимны булып калган «Кышкы учак» җыры өчен генә дә Рамил Миндиярга югары исемнәр бирерлек югыйсә. Ләкин ул артык тыйнак, бу эшләрдән бик ерак, барына шөкер итеп үз дөньясында яши торган серле кеше. Менә шул сер пәрдәсен, җырчы күңеле тулышкан моң касәсен кузгаттык әле бераз.

Балачак

Сез – төпчек малай, бераз иркә дә булгансыздыр. Менә шул чорның кайсы мизгелләре аеруча сагындырып искә төшә?

– Минем ул кадәр каерылып артка караган, һәр мизгелне күңелдән үткәреп сагынып утырган юк. Хәзер олыгая башлагач кына бөтен нәрсә, кинолента кебек, күз алдыннан әйләнә икән. Кайбер мизгелләр хәтта төшкә керә. Төнлә уянсаң, йоклап китеп булмый. Бер җепкә тезелеп, хатирәләре күңелне актара. Башка темага күчәргә тырышып карыйм – булмый. Балачагым, Аллага шөкер, бик матур иде. Мине бик яратып үстерделәр. Җитеш гаиләдә төпчек, иркә малай булдым дип тә әйтергә мөмкин, әйе. Әмма бу күренешнең бер зыяны да тимәде. Әти-әни бик тырыш, тәрбияле, зыялы кеше булганнан киләдерме ул...

Ни өчендер мин гел кимсетелгән, кыерсытылган малайларны яклап йөрдем. Гаделсезлекне йөрәгем кечкенәдән кабул итмәде.

Әнкәй сугыш елларында колхоз рәисе булган. Аны авылда бик хөрмәт иттеләр. «Закирә апа, киңәш бир әле», – дип, яше-карты, гаилә башлыгы булган ирләр дә киләләр иде. Әнкәй аш-суга бик оста булды, колхозда пешекче булып эшләгәнен дә хәтерлим. Туйлар, ашлар үткәргәндә авыл халкы гел әнине чакырды. Минем тәмле ашарга яратуымның сәбәбе аңлашыламы инде хәзер? (Көлә). Әнигә май ашы (бездә шулай әйтәләр), ягъни чәкчәк әзерләргә булышып, икәү җырлый-җырлый камырларын баскан, кечкенә кулларым белән кисеп торганнарым күз алдына килә. Ул төш камырларын кайнар майга салып җибәргәч, гәрәбәдәй кызарып, кабарып пешүләре үзе бер могҗиза бит. Әнкәй умарта да тота иде, 5-6 баш кына булгандыр. Үзе бик таләпчән булды. Бер генә әйтә иде.

Мине артык эшләткәннәрен хәтерләмим, апам белән абыйларым булгангадыр, күрәсең. Хәзер алар исән түгелләр инде. Мин берүзем калдым.

Сез бик тыйнак кеше. Гаилә тәрбиясеме бу?

– Шулайдыр. Аннары мәктәптә укыганда мин бик оялчан идем. Әнкәй өйрәткән җырларны кеше күрмәгәндә, көтү көткәндә җырлап йөрим, ә халык алдына чыгарга тартынам. Укытучылар: «Җырламасаң, тәртибеңә «ике»ле куям», – дип кенә җырлаттылар. 9-10 яшьләрдә минем җырлаганны ишетеп бер апа: «Болай моңлы булырга ярамый, бәхетең булмас», – дигәне дә истә әле хәтта. «Яшьлегемдә мин бер гөлне яраттым. Күңелемне шуңа карап юаттым», – дип, бик яратып җырлый идем. Илһам Шакиров җырларын аның тавышы белән җырлап йөрдем. Аның җырларыннан хәтта күзләрем яшьләнә иде. Мәгънәсен аңлап, моңын җаным аша үткәреп, тоеп тыңлаганмын инде, дип уйлап куям хәзер.

Серләрегез кемгә сыйды? Бала вакытта, үсә төшкәч кем белән киңәшләшә идегез?

– Күңелемдәгесен беркемгә дә сөйләмәдем. Киңәш тә сорамадым. Гомер буе шундый булдым. Минем бер генә сердәшем бар – ул җыр. Ни өчен сөйләмәдең, диярсез. Яхшы, рәхәт чагың болай да күренә. Ә авыр вакытларымны туганнарыма сөйләп, ни өчен аларны борчырга әле? Килгән авырлыкларны үзеңә җиңәргә кирәк дип уйладым. «Егет кеше еламый», диләр бит. Минем ничек яшәгәнемне, ниләр кичергәнемне туганнар күбесен белмәде дә. Һәм яшәү рәвеше шулай дөрес булган дип саныйм. Әйе, якыннарыма аркаланып, проблемаларымны хәл итүгә башкаларны да җәлеп итеп яшәсәм, бәлки, тормыш юлым шома гына барыр иде дә, хәзер сезнең алда әллә кем булып утырыр идем. Театрда гына калган булсам да... Китмә, дип кат-кат әйттеләр югыйсә.

Миндияр – әтиегез исеменнән алынган тәхәллүс. Фамилиягезнең Богданов икәнен күпләр белмидер дә.

– Әйе, шулайдыр дип уйлыйм. Документлар өйрәнеп, нәсел шәҗәрәсен төзеп, төпкә төшеп эзләгән булмады. Бу фараз гына, документаль дәлилләр юк. Тарихчы, академик Миркасыйм Госманов белән шушы темага сөйләшеп утырганда фаразым нигезле булуын исбатлады ул. Чөнки читтән килеп урнашкан кешеләр без. Ул вакытта халык Европа иленнән килергә мөмкин булган дип сөйләде галим. Һәм Польшада Сабантуйда булганда бер ханым килеп кочаклап алды. «Бертуган абыема бигрәк охшагансың», – ди. Чыгышлары белән Европа кешеләре икән, туганнары Польша, Венгрия, Белоруссия җирләрендә яшәвен әйтте. Иң гаҗәпләндергәне – абыйсының фамилиясе Богданов булган. Әмма минем бу фаразга артык әһәмият биргәнем юк, шуңа күрә аны исбатлап йөрүне кирәксенмим.

Мәхәббәт

Беренче мәхәббәт?..

– Бәләкәй чакта ук гашыйк булган идем. Ул кыз күземә фәрештәгә тиң булып күренә иде. Көзгеләр, конвертта открыткалар бүләк итеп йөргән эчкерсез вакытлар. Әмма ул кыз минем бу яратуым турында белмәде. Аннан соң шактый җитдирәк хисләр, янулар, ялгышулар да булды. Җырларымнан барысын да аңлап була. Ә болай нечкәлекләргә бирелеп сөйләргә яратмыйм.

Сез гашыйк булучан кешеме?

– Матурлыкны яратам. Әйе, гашыйк булучан кеше мин. Иҗатка шул мәхәббәт, гыйшык уты очкын бирә торгандыр да инде. Моң да шул мәхәббәттән, яратудан туа торгандыр. Яратыр кадерле кешең, туган җирең, күңелдә соклану һәм сагыну хисләре уята торган мизгелләрең булу бик мөһим.

Беренче хатын – Ходайдан, диләр. Бүгенге акылыгыз белән ничек уйлыйсыз, беренче гаиләне саклап була идеме?

– Саклап та була иде, сакларга тырышырга да кирәк булгандыр. Шөкер, минем хәзерге хатыным да яхшы кеше, ул яктан уңдым. Әмма мөмкин кадәр беренче гаиләне сакларга кирәктер дип уйлыйм. Яшь чак шул, эмоциональ чак. Мин бик үзсүзле, баш бирмәс кеше шул. Яшь чакта аеруча басымга түзми идем. Кемнеңдер мине чикләгәнен, бер тәртәгә кертеп, үз көенә биетергә тырышуын җаным кабул итми иде. Күз алдына китерегез: танышканда кызлар – бертөрле, гаилә корып бергә яши башлагач – икенче... (Уйланып тора.) Бәлки, чынлап та якыннарым белән киңәшләшергә дә кирәк булгандыр. Төптән уйлап карасаң, гомерлеккә дип сайлаган ярыңнан аерылу – зур стресс. Мин гаиләдән карьера ясар өчен, рәхәт яшәр өчен китмәдем. Тормышымдагы кискен борылышлар – моның ачык дәлиле.

Аерылышуны хатын-кызлар авыррак кичерәме, ирләрме? Ничек уйлыйсыз?

– Төрле кеше бар. Әмма ни өчендер күп ирләр сына, эчүгә сабыша. «Өзелгән», «ватылган» чакларым күп булды. Ләкин үзем булып кала алдым, шөкер. Ялгыз калган хатын-кызга авыррактыр дип уйлыйм. Ул балалар белән кала бит. Минем дә гаиләдә улым белән кызым калды.

Кызыгыз турында, 13 яшендә авариягә эләгеп гомере өзелде, дип сөйләгән идегез бер...

– Балакаем, Лиана, минем копия иде ул. Күпме вакыт узса да, искә төшерүе авыр. Җәйге каникул вакытында, хатынның энесе авылга алып кайтырга чыккан. Кабинада күрше авыл хатыны да булган. Йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешеп, бер мизгел эчендә өч кешенең гомере өзелгән иде.

Ә улыгыз... Айдар сезгә охшаганмы?

– Ул миннән акыллырак. Күз тимәсен. Күрешеп, аралашып торабыз, кунакка килеп йөри. Гаиләсе белән Уфада яши.

Сезнеңчә иҗат кешесен илһамландыра торган хатын-кыз нинди булырга тиеш?

– Ул минем хатын була инде. (Көлә). Бурул ризыкны бик тәмле пешерә. Ашыйсы килсә үзем дә пешерә беләм, ләкин хатының күңел җылысын салып әзерләгән ризык икенче төрле, тәмлерәк. Син шул ризык аша аның кайгыртуын, тәрбиясен, яратуын тоясың. Шул ук вакытта без икебез дә баш бирмәс. Арабызда яшен чаткылары чәчрәп киткән чаклар да булды. Хәзер, олыгая башлагачмы, юл куярга өйрәнәм. Ул да бер кызуланып, бушанып ала да, чәйләр әзерләп, җайлап сөйләшүгә күчә. Элекке кебек зурга җибәрмибез. Әмма онытылып китсәң, ул тыпырдап, тәртәгә тибеп алырга мөмкин.

Бергә җиләккә, гөмбәгә йөрисез... Умарта тотасыз, каз-үрдәк үстерәсез, дип тә ишеткән бар.

– Барысын да эшләп карадык. Соңгы елларда гөмбәгә дә чыккан юк. Мин гөмбәне элек тә ашарга яратмый идем, аны җыю процессы рәхәт. Казлар тоттык, үрдәкләр үстердек. Бер елны йөз үрдәк алып, көз көне аларны кая куярга, кемгә таратырга белмичә аптырап беттек. Безгә эше, үстерүе кызык. Тик ятасы килми бит. Бер ел умарталар тоттык. Җәйге иртәләрдә бал кортларының безелдәве, килгән кунакларны үз балың белән сыйлау күңелле бит. Әмма безгә бик усал кортлар эләкте. Күршеләрне, аларның балаларын чага башладылар. Үзебез дә өйдән чыга алмыйча интегә идек – саклап торалар. Ишекне ачуга гөж-гөж килеп торалар, матур итеп безелдәү түгел, яуга әзерләнгән очкыч аппаратлар кебек болар. Алла, искә төшергәч тә тәннәр чымырдап китә. Өйгә кереп чага башладылар безне. Тавышлары ишетелә, үзләре күренми. Һәм... шалт! Күз төбеңә яки ирен читенә утыртып китә дошман. Аннары чалышкан, шешенгән йөз белән йөрергә кирәк.

Оныклар килер, аларны хуш исле сөт белән сыйларбыз дип, бер ел кәҗә дә асрадык. Ул да бик хикмәтле җан иясе. Тәрбияләве, каравы авыр түгел, без эштән курыкмыйбыз, әмма җитештергән ризыкны, сөтне кая куярга? Бурул ул яктан бик уңган, тапкыр кеше, кызыклы шөгыль табып кына тора. Шуңа күрә тормышыбызда көлә-көлә искә тешереп сөйләрлек вакыйгалар күп.

Ә миңа җырдан башка нәрсә артык кызык түгел. Күңелемдә тулышкан моң белән уртаклашып яшим, җәй көне түтәлләргә, гөлләргә су сибеп, кыш көне кар көрәп йөрим. Без Салмачи бистәсендә. Шәһәргә бик чыккан юк, кирәк әйбер булса гына йөреп кайтам. Яшьрәк чакта җитәрлек йөрелгән, күрәсең.

Гитара кулдан төшми торгандыр?

– Элек шулай иде. Бигрәк тә иртәләрен җырларга яратам. Хатыным уянып икенче каттан төшүенә кулыма гитара тотып җырлап утырам. Ул шуңа күнеккән, җырламасам сорап җырлата. Дөрес җырларга да өйрәтә әле ул мине. Соңгы арада сирәк җырлыйм. Күңел басылып, тынычланып киттеме. Җанга рәхәт тыныч халәт бүгенге көндә. Җырлар өчен дә ниндидер этәргеч, эчке ташу кирәк бит. Бик-бик рәхәт булганда йә чыдый алмаслык сагыш биләп алганда күңелгә җыр килә. Шундый вакытта ул акылны җуймаска, бирешмәскә, сынмаска, аракысын эчмәскә, тәмәкесен тартмаска, ялгыш юлга кереп китмәскә ярдәм итә. Чын мәгънәсендә коткара. Гитараңны аласың да онытылып китәсең. Кайвакыт температура белән авырып ятканда да тизрәк терелер өчен гитараны алып җырлый идем. Мин бик эмоциональ кеше.

Борылышлар..

Сезнең тормыш юлы шактый кискен борылышлардан тора. Бер яктан караганда сез – җырчы, театр артисты, композитор. Шул ук вакытта сезне диңгезче, шахтер дип тә беләбез. Сәүдәгәр, таксист булып йөргән вакытларыгызны да хәтерләүчеләр бар.

– Сату иткәндә, таксида эшләгәндә кеше таныса бик нык уңайсызлана идем. Шулай да үзем белән җырларым тупланган дискларны да йөрттем. Кемгә сатып, кемгә бүләк итеп биреп җибәрдем.

Күз явын алырлык, бик чибәр диңгезче булгансыздыр сез. Әмма аннан тавышыгызны югалтып кайтуыгыз акылга сыймый.

Сәнгать институтында өченче курста укыган, җырчы булырга хыялланган кешенең армиягә бармаска җае булмадымы?

– Ул хакта уйлаган да булмады. Флотта өч ел хезмәт иттем. Бер дә үкенмим. Дөресен әйткәндә, миңа хәрби хезмәтне Уфада үтәргә тәкъдим булды бит. Ике ел ансамбльдә җырлап йөрергә мөмкин иде. Үзем ризалашмадым. Шуннан тоттылар да Ерак Көнчыгышка – Тын океанга җибәрделәр. Күрәчәгем булгандыр. Анда киткәндә тавышымны югалтырмын дип уйламадым, билгеле. Ә корабльдә дымлылык югары, салкын. Тавыш ярылары зарарланды. Кайткач, табибларга йөреп шактый гына дәваланырга туры килде. Шуның өчен сәнгать училищесын калдырып (анда вокал һәм хор, дирижерлык бүлегендә укый идем) театр бүлегенә күчтем.

Укытучым – гениаль педагог, режиссер һәм актриса Фәрдүнә Касыймова иде. Күз тимәсен, бүгенге көндә дә, шөкер, исән-сау. Ул сәнгать училищесында укыган чакта ук: «Син коеп куйган артист бит, театральныйга кер», – дип әйтә иде. Юраганы юш килде. Нәтиҗәдә, укып бетереп, Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге академия теат-рында эшли башладым. Фидан Гафаров белән икебез дублерлар булып «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен уйный идек. Аның белән концертлар куеп та йөрдек әле. Нәҗип Асанбаевның «Кызыл паша», Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр»ендә төп рольләрне уйнадым. Спектакльләр күп булды: «Операция», «Кыз урлау», «Игезәкләр»...

Һәм барысын да ташлап, сез Прокопьевск шәһәренә – шахта эшенә китеп барасыз. Ничек башыгызга килде ул уй? Кемгә каршы бу бунт?

– Шахтага барып эләгермен дип уйламадым бит мин. Ул китүем, чыннан да, эчке киеренкелекне җиңәр өчен бердәнбер юл булгандыр. Театрдагы көнчелек, эштәге проблемалар китәргә мәҗбүр иткәндер дип сөйлиләр. Анысы да тәэсир иткәндер. Әмма мин гайбәтләрдән, конфликтлардан гел читтә булдым, интригаларга катнашмадым. Кемдер гаи-ләм таркалуын төп сәбәп итеп күрә. Гаиләмне сак-лый, хатынның таләпләренә буйсына алмаган өчен үземне сынауларга дучар итеп, шулай җәзасын алмакчы булганмын, күрәсең. Чынлап та, нәрсә уйладым икән... Җир читенә китеп югаласы килгән чакта адәм баласы ниләр уйлый икән?!

Прокопьевскига концертлар белән йөргән бар иде, анда танышлар булды. Бөтенләй билгесезлеккә чыгып китмәдем диюем. Әмма бернинди план да кормаган килеш... Танышлар булса да, кочак җәеп беркем көтеп тормый.

Нәрсәдән башланды бу җәза? Поезддан төшүгә үк шахтага эшкә кыстамаганнардыр бит?

– Әйе, беренче көннәрне дусларда кундым. Аннары торак-коммуналь хезмәт күрсәтә торган оешмага барып кердем. Эшле һәм фатирлы булдым. Бер еллап шулай яшәдем әле. Соңыннан шахтага урнаштым. Ельцин заманы, эшчеләрдә ризасызлык арткан, киеренкелек көчәйгән вакыт. Шуларның башлангыч чорына эләктем мин. Хезмәт хаклары артык зур түгел. Шахтада эшләп үзем уйнаган Булат кебек баеп кайту уе да юк башта. Иртәнге биштән җир астына төшеп китәсең дә, кире күтәргәнче алты сәгать шунда эшлисең. 700–900 метр тирәнлектәге шахталарны яңгыратып җырлап йөри идем. Бераздан Прокопьевск шәһәренең Маяковский исемендәге мәдәният йортында театр түгәрәге алып бара башладым. «Агыйдел» дип аталган күпмилләтле инструменталь ансамбль оештырдым. Еш кына: «Мин артка борылып карарга яратмыйм, бер әйбергә дә үкенмим», дип әйтәм. Әмма шул төркемне калдырып киткәнем өчен кайвакыт үкенеп тә куям.

Ерак Кемерово өлкәсеннән туган якларга кайтырга нәрсә этәргеч бирде?

– «Сөембикә» журналының «Азат хатын» булып чыккан еллары иде ул. Кулыма эләккән саннан «Кайту» дигән җырны күреп алдым да бик нык ошаттым (Марсель Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе). Шул җырны җырлаган саен, туган якны сагыну хисе дә, кайту теләге дә көннән-көн көчәя баргандыр. Башта Уфага кайттым. Әмма театрда җитәкчелек, режиссерлар алышынган, труппа тупланган. Яшьләр театрында да урыннар юк. Ә Казанда эш бар дигәннәр иде.

Шулай итеп, Кариев театрына урнашып, эшләп киттем, репертуарымда яңа җырлар барлыкка килде. Бер сезон Тинчурин театрында да эшләп алдым. Әмма бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр бит. Минем җырчы булу теләге дә көчле булган инде, театр кысаларына гына сыя алмадым, үз концертларым белән гастрольләргә йөри баш­ладым. Пенсиягә чыкканчы шактый концертлар оештырылды.

Сезнеңчә, җырчы ничә яшендә лаеклы ялга туктарга тиеш?

– Мин 60 яшем тулгач туктадым. Аннары вазгыять тә нык үзгәрде бит. Үзем концертлар оештырмасам да, чакырган җиргә йөрим, җырлыйм, шөкер, үз тамашачым бар, онытмыйлар. Ә популярлык артыннан куу, исемнәр сорап, бирмәгәнгә үпкәләп йөрүләр, үзара ярышу – ул миңа кызык түгел. Җырларга яратам, күңел халәтемә, эчке дөньяма туры килгән җыр табам да, аны башкарып бушанам. Тамашачым белән шул җыр аша аралашам. Шул җитә миңа.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса