«Тантана» театраль премиясе җиңүчеләре билгеле булды
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды.
«Судьба человека» (Особняк Демидова), «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды.
Иң яхшы ир-ат роле өчен призны ТР атказанган артисты, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова.
Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды.
