Татарстанда төнлә ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды
Татарстанда төнлә ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды, дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында.
Махсус режим өч сәгать дәвам итте – 4:57 сәгатьтән 7:17 cәгатькә кадәр. Бу чорда Казан һәм Түбән Кама аэропортларында рейслар кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдә булды.
