Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

2026 елда Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак

0

2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы һәм урман культуралары өчен 12 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сатып алыначак техника исемлегенә УАЗ-390945 базасында урман патруле өчен 4 кече комплекс, 4 Беларус МУЛ-82.1 универсаль урман машинасы һәм 4 ПКЛ-70 урман сабаны кергән. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 26,2 млн сум бүлеп бирелгән.

«Урман патруле өчен кече комплекслар патруль, янгынга каршы җиһазлар алып килү, шулай янып киткән җирләрне сүндерү өчен кулланылачак. «Беларус» тракторлары урман культуралары өчен туфракны әзерләү, урман культураларын агротехник тәрбияләү һәм башка урман хуҗалыгы чаралары өчен алыштыргысыз ярдәмче булачак», – дип аңлатты Нияз Имамиев.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәк территориясенең чиреген диярлек урманнар били. Монда ел саен 4,5–5 мең гектар җирдә урманнарын торгызу буенча масштаблы эшләр башкарыла, шул ук вакытта урман культураларының үсеп китүчәнлеге тотрыклы рәвештә югары кала, 85 проценттан артып китә. Соңгы өч елда контрольне көчәйтү нәтиҗәсендә урман законнарын бозу очраклары 15 процентка һәм законсыз кисүләр санын 27 процентка кимегән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса