Генштаб: Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәбәр итү өчен электрон повесткалар кулланыла
Россия Генераль штабында хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәбәр итү өчен электрон повесткалар инде кулланыла, дип сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости яза.
«Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәбәр итү өчен электрон повесткалар кулланыла. Аларның юлламасы турындагы мәгълүмат җибәрелгән, тапшырылган повесткаларның һәркем файдалана ала торган реестрына кертелә», - дип хәбәр иттеләр Генштабта.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, чакыру кәгазен тапшырганнан соң 20 көн эчендә килмәгән һәм җитди сәбәп булмаган очракта, хәрби хезмәткә чакырылучыга карата чикләүләр кулланыла.
