Арча китапханәсендә «Син Тукайны беләсеңме?» дигән темага библиобрейн-ринг узган
Арча үзәк китапханәсендә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районындагы Г.Тукай исемен йөрткән уку йортлары арасында «Син Тукайны беләсеңме?» дигән темага библиобрейн-ринг узды, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».
Интеллектуаль уенда Арча педагогия көллиятеннән, Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән һәм Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән командалар көч сынашты.
Чара ахырында жюри нәтиҗәләр белән таныштырды һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар белән бүләкләр тапшырылды.
- Библиобрейн-рингны башка мәктәп укучылары белән кабат үткәрергә, дигән фикергә килдек, - диде чараны оештыручы китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллина.
