Татарстанда алты сәгатьтән артык пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды
Татарстанда бүген төнлә янәдән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде. Бу хакта 29 мартта Мәскәү вакыты буенча 1:42 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында хәбәр иттеләр.
Алты сәгатьтән соң, ягъни Мәскәү вакыты буенча 8:05 сәгатьтә, республикада пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.
Бөгелмә аэропортын ачтылар. Ул ике тапкыр ябылды: башта 3:42 сәгатьтә, аннары Мәскәү 6:13 сәгатьтә. Режим очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелде.
