Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Казанда төнлә юл киртәсенә бәрелгәннән соң ут капкан Lexus машинасында өч кеше үлгән

0

Бүген төнлә Казанның Петербург урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария нәтиҗәсендә өч кеше үлгән.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Lexus йөртүчесе Назарбаев урамына таба барганда «Уң якка хәрәкәт» билгесенә игътибар итмәгән һәм зур тизлектә бетон киртәгә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә чит ил машинасы әйләнеп капланган һәм юл читендә торган биш автомобильгә тигән. Шуннан соң Lexus автомобиленә ут капкан.

Фото: ТР прокуратурасы

Lexus йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук һәлак булган. Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматына караганда, алар Самара өлкәсендә яшәүчеләр булган. Шәһәр прокуратурасы процессуаль тикшерү башлады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса