Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026

1 апрельдән Казан һәм Чаллы балалар бакчалары документлар кабул итә башлый

0

1 апрельдән Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч балалар бакчалары документлар кабул итә башлый. Документларны 30 августка кадәр тапшырып булачак. Башка муниципалитетларда балалар бакчаларына балалар кабул итү ел саен 1 июньнән 30 августка кадәр уза, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә гаризаларны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырырга мөмкин. Шулай ук яшәү урынында урнашкан мәгариф бүлегенә һәм республиканың күпфункцияле үзәкләренә шәхсән килеп бирергә дә була», - дип билгеләделәр министрлыкта.

Ата-аналар өч балалар бакчасын сайлый һәм «башка вариантлар тәкъдим итәргә» опциясен куша ала. Әгәр сайланган оешмада урын булмаса, башка учреждение тәкъдим ителәчәк. Ата-аналар баш тарта һәм чиратта кала ала.

Төркемнәр җыелу, кабул ителүче балалар саны һәм яшь составы турындагы мәгълүмат балалар бакчаларының сайтында урнаштырыла.

Балалар бакчаларына документлар кабул итү чорында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «Кайнар линия» эшләячәк. 8(843)222-78-40, 8(843)222-78-41 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса