Рөстәм Гайнуллов Үзбәкстан вәкилләрен KazanForum икътисади форумына чакырды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов Үзбәкстан вәкилләрен 2026 елның маенда Казанда узачак «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. Бу хакта ул «Валдай» Халыкара дискуссия клубы һәм Үзбәкстан Президенты каршындагы Стратегик һәм төбәкара тикшеренүләр институтының Россия-Үзбәкстан конференциясендә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Чара Үзбәкстанның иң көньяк төбәгендә - Сурхандәрья өлкәсендә уза. Татарстан һәм Сурхандәрья 2023 елда хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Конференциянең икенче көнендә «Сурхандәрья – Татарстан: төбәкара хезмәттәшлек казанышлары һәм потенциалы» тематик сессиясе узды.
Гайнуллов Сурхандәрья өлкәсенең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында актив катнашуын билгеләп үтте һәм мәйданчыкның май аенда эшен дәвам итәчәген әйтте.
Ул конференциядә катнашучыларны алдагы чарада катнашырга чакырды, соңгы ике елда форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль статуска ия булды, дип искәртте. Аның сүзләренчә, мәйданчык яңа партнерлар эзләү һәм килешүләр төзү урыны булып хезмәт итә.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы 12-17 майда Казанда узачак.
