Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2026

Ләйлә Фазлыева Татарстан Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын уздырды

0

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Очрашу барышында катнашучылар республикада рус телен үстерү һәм аңа ярдәм итүнең төп мәсьәләләре, шул исәптән яңа белем бирү инициативалары, рус әдәбиятын популярлаштыру программалары һәм тел мирасын саклау чаралары турында фикер алышты.

«Белем» Россия җәмгыяте филиалы директоры Алексей Зиновьев «Укулар программасы» сәнгатьле укуны үстерү һәм рус әдәбиятын популярлаштыру бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов 2026 елда рус теленнән тоталь диктант әзерләү һәм уздыру турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

КФУның тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина чит ил студентлары өчен «Россия белән илһамланып» конкурсын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рус телен яклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү чаралары комплексы турында сөйләде.

ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе 2022 елда булдырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса