Айрат Фәрраховны Казан медицина университеты коллективына тәкъдим иттеләр
Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Югары уку йортының яңа җитәкчесен бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тәкъдим итте.
Исегезгә төшерик, 2009-2025 елларда университетны җитәкләгән Алексей Созинов узган елның сентябрендә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды. Карар парламентның 13нче утырышында бертавыштан кабул ителде.
Бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева вакытлыча башкарды.
