Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Идрис Газиев: Тукай премиясе лауреаты буларак, үз өстемдә һәрвакыт зур җаваплылык сизәм

0

Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уздырган лекцияләр циклы хакында сөйләде. Ул Габдулла Тукай музее белән берлектә «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклын булдырган. Әлеге цикл кысаларында 4 лекция планлаштырылган, аларда җырчы Тукай белән бәйле булган төрле темаларны, проблемаларны барлый, истәлекләр белән уртаклаша. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур фәнни конференция кысаларында оештырылган матбугат очрашуында белдерде.

«Мин Габдулла Тукай премиясе лауреаты буларак, үз өстемдә һәрвакыт зур җаваплылык сизәм. Чөнки әлеге премияне алдың да, оныттың түгел, Тукай исеме, иҗаты һәрвакыт илһамландырып тора. Иҗатка, эзләнүләргә тарта. Менә шушы инициатива белән мин быел бәйрәм уңаеннан Тукай музеена чыктым һәм «Барс медиа» компаниясе, аның генераль директоры Камил Гәрәев ярдәме белән без лекцияләр циклы оештырдык. Тукай музеенда инде ике лекция узды. 15 апрельдә өченче лекция узачак, дүртенче лекция исә Тукайның татар музыкасына булган мөнәсәбәте турында булачак», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Идрис Газиев әлеге лекция кысаларында Тукайның музыка белән бәйләнешенә зур игътибар бирүен искәртте. Аның сүзләренчә, бөек шагыйрьнең музыкага булган мөнәсәбәте бүгенге көндә дә кызыклы тема булып тора.

«Әлеге лекцияләрдә мин Тукайга төрле яктан карарга, аны төрле яктан өйрәнергә тырыштым. Ул чиксез иҗат кешесе, аның шәхесе тирәсендә бетмәс иҗади байлык ята. Ләкин аның тирәсендә бит башка шәхесләр дә булган һәм аларны өйрәнү дә бик мөһим. Аның бер шигырен генә алсак та, анда шундый тирән тарих, мәгънә салынганын күрәбез. Юкка кына аның шигырьләрен көйләргә салып җырламыйлар, миңа җырчы буларак, Тукайның музыка белән бәйләнеше аеруча кызыклы. Гомумән Тукай музыкага, җырга, моңга һәм аның киләчәгенә ничек караган, әлеге сорау мине һәрвакыт дулкынландырды, әлеге тема минем эзләнүләремдә ята, һәм киләчәктә тә әлеге теманы тирәнтен өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм», – дип ассызыклады ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса