Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов: Безнең бурыч – энергетика системасының ышанычлылыгын тәэмин итү

0

Татарстан алдында энергетиканың күпләп сату базарыннан 6 млрд кВт/сәг сатып алу түгел, ә шуның белән яхшы акча эшләү бурычы тора. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Энергопром» форумында журналистлар белән сөйләшү вакытында әйтте.

«Безнең барлык куәтләр дә базарда конкурентлы түгел. Безнең бурыч - бу 6 млрдны (кВт/сәг) күпләп сату базарыннан алу түгел, киресенчә, күпләп сату базарына сатсыннар һәм моның белән яхшы акча эшләсеннәр өчен җиткерү», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – сәнәгать төбәге һәм энергияне төрле формаларда эре кулланучы.

«Безнең бурыч – энергетика системасының ышанычлылыгын тәэмин итү», - диде ТР Рәисе.

Ул РФ энергетика министры Сергей Цивилевка тармак алдына амбициоз бурычлар куйганы өчен рәхмәт белдерде.

«Энергетикадан башка дәүләтебезнең үсеше мөмкин түгел. Бүген куелганнар – минимум программа, без аны бергәләп тормышка ашырырга тиеш», - дип саный ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса