Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казан халкы иске автомобиль шиналарын эшкәртүгә тапшыра ала

0

6– 20 апрельдә Казан халкы тузган автомобиль шиналарын тапшыра ала. Алар соңрак эшкәртү нокталарына җибәреләчәк. Шиналарны җыю өчен шәһәрнең барлык районнарына махсус кызгылт сары контейнерлар куела, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«ПЖКХ» идарәче компаниясе матбугат хезмәте, казанлылар бары тик җиңел автомобиль шиналарын гына тапшыра ала һәм әлеге акция башкала халкына гына кагыла, дип хәбәр итә. Һәр пунктта күзәтү камералары һәм карап торучылар була.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында «Тәгәри тәгәрмәч, тәгәри, тәгәри, файдага тәгәри» экология акциясе башлануы турында да хәбәр ителгән иде. Чара кысаларында район халкы автомобиль шиналарын махсус җыю пунктларына бушлай тапшыра ала. Җыелган чималны эшкәртеп, аннан юлларга җәелә торган өслек ясалачак. Әлеге чималны Аккош күле янындагы паркны төзекләндерү эшендә кулланырга ниятлиләр – ул җәяүлеләр юлына җәеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса