Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Белоруссия һәм Россия галимнәре Татарстан Дәүләт Советы эше белән танышты

0

Белоруссия һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды. Алар парламент эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

Делегация составындгы галимнәр «Энергопром/26» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашты.

Бүген Казанда электр энергетикасы өлкәсендә алдынгы тармак мәйданчыгы булган «Энергопром/2026» халыкара форумы үз эшен төгәлләде. Чара тармак үсешенең актуаль бурычларын хәл итүгә, шулай ук 2050 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Быел форум федераль статус алды.

110 тармак компаниясе электр энергетикасы өлкәсендәге үз карарларын һәм алдынгы эшләнмәләрен тәкъдим итте. Катнашучыларның географиясе Россиянең 20дән артык төбәген, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Идел буе, Урал, Себер һәм илнең көньягын, шулай ук өч чит ил дәүләтен – Кытай, Беларусь һәм Кыргызстанны үз эченә алды.

Беларуссия делегацияләре гадәттәгечә «Энергопром» форумында катнаша. Быел Белоруссиянең коллектив экспозициясен Беларусь Республикасы Энергетика министрлыгы ярдәмендә тармак учреждениеләренең һәм оешмаларының алты предприятиесе оештырды.

Очрашуда шулай ук Фән һәм парламент өлкәләрендә мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Белоруссия һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар, парламент үзәгендә, утырышлар залында, парламентаризм музеенда һәм парламент китапханәсендә булдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса