Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әлфәт Закирҗанов: Бөек Тукаебызның 140 еллык юбилее – бөтен төрки дөньяның зур бәйрәме

0

Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясендә филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов шагыйрьнең дөнья әдәбиятындагы феномены һәм төрки дөньядагы тоткан урыны турында сөйләде.

Галим үзенең чыгышында 2026 елның Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьләре елы буларак билгеләп үтелүен, шулай ук Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуын искәртте. Аның фикеренчә, бу вакыйгалар бөек Тукайның 140 еллык юбилеена яңа төсмерләр өсти.

«Диңгез инешләрдән оешкан кебек, әдәбият дигән олы диңгез дә аерым шәхесләр иҗатыннан оеша. Анда һәрберсенең үз урыны бар. Татар әдәбияты тарихында Тукайның урыны аеруча югары булып, аны беркемнең дә күләгәсе капламый. Шуңа да Бөек Тукаебызның 140 еллык юбилее Татарстан һәм Россиядән тыш, бөтен төрки дөньяның зур бәйрәме», – дип басым ясап әйтте ул.

Әлфәт Закирҗанов билгеләп үткәнчә, Тукай барлыгы 27 ел гомер кичереп, шуның 8 елын гына иҗатка багышласа да, ул татар халкының үз шагыйре һәм төрки дөньяның рухи җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә алган.

«Тукай татар халкының фаҗигаләр белән тулы күп гасырлык тарихын, теләк-омтылышын, акыл-зиһенен чагылдыра. Әлеге иҗатта халкыбызга хас хезмәт ярату, батырлык, түземлек-сабырлык, башка халыкларга дустанә һәм ярдәмче мөнәсәбәт чагылыш таба. Киң планда әлеге иҗатны без татар тормышының энциклопедиясе дип атый алабыз. Аның Мәрҗанине – «бәха җитмәс кыйммәт хәзрәт», Хөсәен Ямашевны «диңгезгә», «йолдызга» тиңләвендә милләт язмышын кайгыртучы идеал затны эзләве, аларны күпләргә үрнәк һәм үзеңнең исә әлеге шәхесләргә фикердәш булуы ачыла. Тукай милләтенең киләчәген әнә шундый шәхесләргә бәйләп карый», – диде ул.

Галим шагыйрьнең Уральскидагы елларын аерым телгә алды. Нәкъ менә шунда Тукай Шәрык Ренессансы вәкилләре (Фөзүли, Нәвои, Хәйям) һәм рус-Европа әдәбияты (Пушкин, Лермонтов, Гейне, Байрон) арасында үзенчәлекле синтез таба. Бу исә аның иҗатының казакъ, үзбәк, кыргыз, башкорт әдипләре өчен үрнәккә әверелүенә этәргеч бирә.

«Уральскидагы вакытында Тукай татар, рус, башкорт, казах халыклары бердәм яшәп торган күп мәдәниятле мохиттә була һәм иҗатында уртак мәсьәләләрне, борчуларны чагылдыра. Бу әдип иҗатының төрки халыклар арасында киң таралуына да этәргеч бирә. Шул вакытта Тукай иҗаты әлеге халыкларга яңа шигъри фикерләр ача. Аның шигырьләре аша төрки дөньяның күп санлы укучылары рус һәм европа әдәбиятларының үзенчәлекле сәнгати үрнәкләре белән таныша. Нәтиҗәдә Тукай иҗаты Шәрык һәм Гаребнең үзге бер синтезы булып үсеп китә һәм бөтен төрки дөньяның милли байлыгына әверелә», – диде ул.

Докладчы шулай ук Тукайның «Туган тел» шигыре халкыбызның рухи гимнына әверелүен искәртте. Галим сүзләренчә, Абай Кунанбаев, Мәгъҗан Җомабаев, Бәимбәт Майлин, Ишеналы Арабаев, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Чулпан кебек төрки әдәбият классиклары Тукайны үзләренең остазлары дип таныган.

Чыгыш азагында Әлфәт Закирҗанов Тукайның бай мирасын бүгенге көн контекстында, дөнья әдәбияты кысаларында өйрәнүнең актуальлеге югалмавын һәм бу юнәлештә җитди фәнни эзләнүләр дәвам итәргә тиешлеген белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса