Мәскәүдә хәрби училище бинасында янгын чыккан
Головачев урамында урнашкан Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесы бинасында янгын чыккан. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр. Янгын кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан дип фаразлана. Беркем дә зыян күрмәгән, диелә ведомство хәбәрендә.
