Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Хәйруллин шайтанның кешегә ничек йогынты ясавын аңлатты

0

Шайтан кешене гөнаһ кылырга мәҗбүр итә алмый, ул аны шуңа юнәлдерә генә ала. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Әйтик, без әти-әниләребез янына барырга, әти-әниләребезне ашатырга, карарга, яшелчә бакчасы казырга, тагын нәрсәдер эшләргә җыендык. Шайтан: «Син нәрсә, синең эшең болай да күп бит, әйдә соңрак. Киләсе атнада барып кайтырсың», – дип колагыңа пышылдый. Һәм эшләргәме яки эшләмәскәме икәнен кеше инде үзе сайлый», - диде имам.

Ул Кыямәт көнендә кеше үзенең гөнаһларын шайтан үгетләре белән аклый алмаячак, дип өстәде.

«Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: «Ә син, адәм баласы, ни өчен начарлык кылдың?» - дип сорый. «Шунда ул: «Йә Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан мәҗбүр итте», - дип әйтер. Шул чагында Аллаһ шайтанны чакырыр. Шайтан да әйтер: «Йә Аллаһ, мин аңа киңәш кенә иттем, ул үзе сайлады», – дип әйтер», – ди.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса