Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чит илдә дә татар рухы: АКШта хоккей Татарстан байрагы астында узды

0

Бу ялларда АКШның Флорида штатының Тампа шәһәрендә татар хоккей уеннары узды. "Еllenton" боз аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары очрашты. Ун кеше бер такымда, ун кеше икенче такымда. Такымнар Канада белән АКШ татарлары итеп бүленмәгән, икесендә дә ике дәүләттә яшәүче татарлар булган. Ике капкачы һәм хөкемдар читтән чакырулы булган, алар — башка милләт кешеләре. Ике дәүләткә бүленеш дөрес булмас дип таптык, икесендә дә Америка белән Канадада яшәүче татарлар кушылмасы иде, диделәр Азатлыкка хоккейны оештыручылар. Ә оештыручылар — Tampa Tatar, Montreal Tatar, Tatars of Florida оешмалары.

Быел Татар хоккей уеннары сигезенче тапкыр узды. Ул 2017 елдан бирле оештырыла, хоккей пандемия елында гына оештырылмый калды. Моңа кадәр Татар хоккей матчлары һәрвакыт Канаданың Монреаль шәһәрендә узды. Аны Монреальдә яшәүче татарлар Эрик Вәлиев белән Марат Сәләхетдинов уйлап табып оештырды. Соңгы ике елда татарлар АКШта җыела башлады. Узган елда Татар хоккее Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) "Leddy Park" хоккей аренасында узган булса, быел Флорида штатынның Тампа шәһәрендә узды. Бу логистикага бәйле, ике илдән дә уенчыларга килү урыны уңайлы булуы мөһим, дип аңлата оештыручылар.

Татар хоккей матчын оештыра башлаганда чара бер елны Канадада, икенче елны АКШта узар дип күзалланган. Соңгы ике елда оештыру авырлыгы Америка татарларына төште, дип шаярта оештыручылар. Кайда узуы ул кадәр әһәмиятле түгел, аның үтүе мөһим, ди алар. Татарлар үзара җыелышып (ә бу җиңел эш түгел, күпләргә ялын да туры китерергә, очкычка билетын да алырга, кунакханәсен дә аерырга кирәк, әле өстәвенә хоккей уйнар өчен авыр киемен дә, инвентарен дә ташыйсы бар), Татарстан байрагы астында спорт мәйданында очрашуы, бергәләп Татарстан гимнын аягүрә тыңлавы кадерле, дип аңлата Татар хоккеен оештыручылар.

Чыннан да, бу матчның уникальлеге Татарстаннан читтә узуы гына түгел. Биредә уенчылар Татарстанның "Ак барс" такымының рәсми спорт киемнәрендә чыгыш ясый, биредә Татарстан байрагы күтәрелә, Татарстан гимны башкарыла. Такымнар "Ак барс" белән "Яшел барс" атала, алар татарлардан гына тора. Әмма ара-тирә башка милләт кешеләре кушылса да, алар кимендә Татарстанга яки хоккей уенына бәйле кешеләр. Быел ике такымда 20 кеше уйнаган. Әмма теләүчеләр күп булган, кемдер соң теләк белдергәнгә күрә такымнарга эләкми калды, дип аңлата оештыручылар. Ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 60 кеше булган. Алар Татарстан байраклары белән җан атып торган, татарча шигарләр белән дәрт биреп торган.

Уен башланыр алдынан элеккеге гадәт белән Татарстан гимны яңгыраган. Аны аягүрә барысы да тыңлаган, җырлаган. Аннары такымнар бер-берсен сәламләгән, уен башланган. Уен арасындагы тәнәфесләрдә дә татар җырлары яңгыраган. Уенчылар ял итү вакытында җанатарлардан берсе бозга чыгып, Татарстан байрагын болгап йөргән, "Татарлар, алга!" дип кычкырган. Татарстандагы хоккей уеннарында мондый хәлләр булгалый, әмма анда андый кешеләрне тоткарлыйлар, куып чыгарырга да мөмкиннәр. Бу тәртип бозу дип санала, әмма АКШтагы Татар хоккеенда мондый хәл мәзәк буларак кына кабул ителгән. Җанатар куып чыгарылмады, дип сөйләде оештыручылар.

Татар хоккей матчы "Ак барс" такымының "Яшел барс"ны җиңүе белән тәмамланган. Алар 15:11 хисабы белән беренчелекне яулаган.

АКШта яшәүче эшмәкәр, бу уенны оештыручыларның берсе Ленар Мөхәммәдиев Азатлыкка уен бары тик татарларның көче белән генә башкарып чыгарылды дип сөйләде.

— Барысы да үз көчебез белән булдырылды. Узган ел бу эшне Монреаль татарлары башкарды, быел бу мәсьәләне тулысынча үз өстебезгә алдык, ерып чыктык. Хоккейда катнашырга теләгән һәр кеше акча түли. Өлкәннәргә бу бәя 80 доллар дип куелды, яшьләр 40 доллар "взнос" түли. Бу акча боз мәйданын арендага алуга да тотыла. Хөкемдарга да, капкачыларга да түлисе. Бүләкләр дә бар бит, аларын аласы бар, музыкантларны да, оештыруда ярдәм итүчеләрне дә буш кул белән җибәрәсе килми.

Акчалата ярдәм итүчеләр дә булды, мәсәлән, эшмәкәр — Эдуард Сафиуллин. Ул Татарстанда яши, ике баласы да хоккей уйный, үзе дә хоккей белән җенләнгән кеше. Менә ул безгә туган яклардан бик күп бүләкләр җибәрде. Түбәтәйләр, уенчыклар, истәлекле әйберләр Татарстаннан килде. Рәхмәт аңа, — диде Ленар — Берничә кеше, мәсәлән, хөкемдар, урыс кешесе булды, бер уенчы — казакъ. Ике капкачы да чеп-чи американнар. Алар безнең оешуга шаккатты. Үзебез өчен Татарстан байраклары белән уен уздыруыбызны ихтирам белән кабул иттеләр.

Без алдан ук аларга Татарстан байраклары, Татарстан гимны булачак дидек, алар куанып, ихтирам итеп кабул итте. Хөкемдар соңыннан шулкадәр татарлар арасында булу күңелгә рәхәт икән, төгәлләр, җор теллеләр дип комплиментлар ясады. Американ капкачылар да Татарстан тугърасына исләре китте, матур бит ул, үзенчәлекле, алар "Ак барс" уеннарны карап барырга кирәк әле, диде.

Быел, гомумән, уенчылар төрле штатлардан, шәһәрләрдән җыелды. АКШның Оһайо, Техас, Флорида, Көньяк Каролина, Нью Йорк һәм Канаданың Монреаль шәһәреннән килделәр. Һәрберсенә рәхмәт! Чыгымнар да шактый чыкса да килделәр, матур уен узды. Кешеләр килмәсә, уен да узмас иде. Бигрәк ерак ара узып килүчеләр булды бит! Бу үзенә күрә батырлык. Татарлар шушындый үзенчәлекле форматта, спорт белән берләшә алуы да шәп күренеш. Спорт мәйданында көрәшә дә беләбез.

Ерак ара дигәннән, Монреальдән АКШның Тампа шәһәренә туктамыйча машинада барсаң, бер тәүлек вакыт кирәк. Бу юлны махсус татар хоккей матчы өчен Сәләхетдиновлар гаиләсе узган. Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар гаиләсендә дүрт бала, кыз балаларыннан башка барысы да хоккей белән шөгыльләнә. Гаилә башлыгы Марат Сәләхетдинов кайчандыр үзе бу чараны оештырып йөрде, хәзер үзен "мин — гади катнашучы һәм рухи яктан җан атып торучы" дип кенә әйтә. Ул ике улы Йосыф һәм Салих белән бер такымда чыгыш ясаган. Беләкәй улым Адәм әле бәләкәйрәк, ул да катнашырлык үсеп җитсә, бергә уйнаячакбыз, ди Марат. Әлегә кечкенә Адәм апасы Зифа, әнисе Алимә белән Татарстан байрагы тотып, "Татарлар, алга!" дип кычкырып җан атып торган.

— Ни өчен татарча хоккей? Соң гел Сабантуйга җыелырга димәгән бит! Татарлар башка чаралар да оештыра белә. Менә хоккейны да татарчалаштырып була. Сабантуйга карасаң, анда хатын-кызлар күп җыела, ә хоккей — ир-егетләр өчен булган спорт, шуңа да бу матч иҗтимагый эшләрдән, төрле җыеннардан ерак торучы ирләрне дә туплый ала. Яшь егетләр өчен дә менә дигән кызыклы чара, — дип аңлата Марат. — Миңа үземә дә, улларыма да ошый. Әле җитмәсә, еракта, Татарстаннан читтә бер такымга гел татарлар гына җыела бит! Кайда бар модный хәл?!

Миңа улларым белән бер такымда уйнау күңелле. Без үзара татарча гына акырышабыз. "Алканы монда бәр!", "Мин монда!", "Улым, бәр әйдә!", "Афарин, улым!" дип сөйләшү үзенә күрә ләззәт бит. Улларыма ничектер, әмма миңа рәхәт. Алар бөтен татарча хоккей төшенчәләрен белә.

Бу эш дәвам итә күрсен. Уеннан соң бергәләп утырып чәй эчүләр дә, бүләкләр бирүшеләр дә берләштерә.

Татар хоккей матчы тәмамланганнан соң бүләкләр тапшыру булган. Төп кубок "Ак барс" такымына тапшырылган. Моннан тыш уенчылар аерым номинацияләр буенча да бүләкләгән Мәсәлән, Монреальдән Салих Сәлехетдинов (Монреаль) "Иң яхшы уенчы" дип табылган. "Иң батыр уенчы" исемен Есмухан Толепберген (Тампа) яулаган. "Иң ерак кунак"номинациясендә Салих Гыйлметдинов (Сан-Хосе) бүләкләнгән. "Турнир ветераны" буларак Рамил Шаһалиев (Монреаль) танылган, "Намус хезмәт" номинациясе Марат Сәләхетдиновка (Монреаль) бирелгән, "Татар хоккей илчесе" исеменә Эрнест Вәлиев ия булган.

Моннан тыш бу чарада катнашучылар арасында лотерея уйнатылган. Төп бүләк — Казаннан "Ак барс" такымының спорт майкасы, анда бөтен спортчылар үз имзаларын куйган. Ул лоторея буларак уйнатылган. Бу кадерле бүләк Башкорстанда туып-үскән, әмма әлеге вакытта АКШта яшәүче татарга эләккән. Ул үзен гомер буена Уфаның "Салават Юлаев" хоккей такымы өчен җан атканын белдергән. Лотереяне сатудан 600 доллар акча җыелган, бу акча киләсе елны Татар хоккее уздырыр өчен боз аренасын арендага алу өчен кулланылачак, диде оештыручылар.

Уеннан соң табын артында чәй әчү булган. Татарлар табынга күчтәнәчләр белән килгән, кемдер бәлеш, кемдер өчпочмак пешергән, кемдер чәкчәк, кош теле әзерләгән, бергәләп мәтрүшкәле чәй эчелгән.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса