Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов: Россия Якын Көнчыгышта дипломатик җайга салу яклый

0

Якын Көнчыгыштагы вазгыять зур борчу тудыра, һәм Россия эзлекле рәвештә конфликтның дипломатик чишелеше өчен чыгыш ясый. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән мәгълүмати очрашуында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Зур кызганычка, нәкъ менә шушы мөбарәк айда яңадан башланган сөйләшүләр процессы астына яшеренеп, АКШ һәм Израильн Иранга карата агрессия акты кылды. Бу уңайдан Без Якын Көнчыгыштагы эскалациягә, башка мөселман дәүләтләреннән хөрмәтле партнерларыбыз территорияләренә һөҗүмнәргә, инфраструктураны җимерүгә бик нык борчылабыз. Россия Федерациясе региондагы вазгыятьне тизрәк дипломатик җайга салу яклы», - диде Миңнеханов.

Шул ук вакытта Палестина-Израиль проблемасы икенче планга күчте, әмма анда барлыкка килгән гуманитар фаҗига, шулай ук Әл-Акса мәчетенә керү мөмкинлеген ябу проблемсы беркая да китмәде, дип өстәде Татарстан Рәисе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса