Синоптиклар бу атнада Татарстанда яңгырлар һәм температура үзгәрешләрен фаразлый
Татарстанда бу атнада һава торышы тотрыксыз булачак: явым-төшем, көчле җил һәм температураның акрынлап күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Алдагы тәүлектә, 7 апрельдә, төнлә яңгыр, урыны белән җепшек кар көтелә, көндез бераз яңгыр явачак. Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, шулай ук секундына 16 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Температура төнлә 0..+5 градус, көндез +9..+14 градус, көнчыгышта урыны белән +18 градуска кадәр җылы булачак.
Чәршәмбе, 8 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә 0...+5 градус, көндез +8...+13, урыны белән + 17 градус җылылык көтелә.
Пәнҗешәмбе, 9 апрельдә, республика аша актив фронт узачак, ул яңгырлар алып киләчәк. Температура төнлә +1...+6, көндез +8...+13, урыны белән + 16 градус җылы була.
Синоптикларның якынча мәгълүматларына караганда, 10 апрельдә бераз яңгыр ява, көндез температура +7...+12 градус җылы була. Шимбә көнне, 11 апрельдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак, һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.
