Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов: «Россия - Ислам дөньясы»ндагы очрашулар традицион вакыйгага әверелде

0

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме очрашуында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Президент билгеләгән Россия тышкы сәясәте өстенлекләре нигезендә мөселман илләре белән үзара ихтирамга һәм уртак мәнфәгатьләргә нигезләнгән партнерлыкны ныгыту буенча эш дәвам итә.

«Бу принциплар гадел һәм тотрыклы дөнья тәртибен төзү өчен нигез булып тора. Безнең илләр арасында үзара аңлашуны ныгыту һәм туры элемтәләрне җайга салу - «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме бурычларының берсе. Быел төркем KazanForum кырларында үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Төркем әгъзаларына, Россия Тышкы эшләр министрлыгына, Диния нәзарәтләренә, Татарстан Республикасына актив эшчәнлекләре һәм форумның барлык чараларына үзгәрешсез ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Форсаттан файдаланып, барыгызны да анда катнашырга чакырам», - диде вице-премьер, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.

Россия Тышкы эшләр министры ассызыклаганча, милләтара һәм конфессияара татулык күп гасырлык Россия дәүләтчелегенең мөһим элементлары булды һәм булып кала да. Башка традицион диннәр белән беррәттән, ислам илебезнең рухи-тарихи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып тора.

«Россиянең тышкы сәяси өстенлекләре арасында – дустанә ислам цивилизациясе дәүләтләре белән үзара файдалы элемтәләрне ныгыту, шулай ук аларны берләштерүче Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән диалогны алга җибәрү. Россиянең ИХО белән партнерлыгын үстерүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөһим роль уйный. Быел әлеге мәйданчык - чыннан да, вәкиллеге һәм тематикасы буенча уникаль, үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Барлык хезмәттәшләремне дә бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйсым килә», - диде Сергей Лавров.

Агымдагы елда «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә 20 ел тула. 2005 елда Россия Ислам Конференциясе Оешмасы каршында күзәтүче статусын алды. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, шуннан соң нәкъ менә ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме традицион рухи кыйммәтләрне яклауга, шулай ук рус дөньясы белән мөселман цивилизациясе арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән цивилизацияара диалогның уникаль мәйданчыгына әверелде. 20 ел узгач, төркем бу эшчәнлекне актив дәвам итә, гадел күп поляр дөнья төзелеше принципларын алга сөрә. Аның мәйданчыгында даими рәвештә ислам илләре һәм оешмалары лидерлары белән очрашулар уздырыла. Төркем мәгълүмат һәм яшьләр сәясәте белән шөгыльләнә, фәнни хезмәттәшлекне киңәйтә.

«Без Россия Президентына игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәтле. Мин даими рәвештә Владимир Владимировичка төркемнең эшчәнлеге турында хәбәр итәм, һәм ул безнең эшне югары бәяли. Үз эшчәнлегебезнең төп максаты дип без халыкара мөселман иҗтимагый һәм дини берләшмәләре лидерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең әйдәп баручы аналитик, фәнни һәм гуманитар оешмалары, фондлары, университетлары җитәкчеләре белән халык дипломатиясе өлкәсендә элемтәләрне ныгытуны саныйбыз. Безнең бурыч - Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре өчен уртак булган рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм яклау, шулай ук яшьләрне аларны саклауга һәм ишәйтүгә җәлеп итү. Бүген бу бөтен кешелек дөньясы мохтаҗ булган иң нәзберек һәм иң мөһим кыйммәтләр. Безнең төркемнең эше дә әлеге процесска үз өлешен кертә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел май аенда Казан янә халыкара диалог үзәгенә әвереләчәк. Шул көннәрдә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы узачак. Узган ел аның эшлекле программасында дөньяның 96 иленнән һәм Россиянең 82 субъектыннан 8,5 мең кеше катнашкан. Алар арасында - Мәскәүдә аккредитацияләнгән 35тән артык дипломатик миссия җитәкчеләре.

Ул ассызыклаганча, KazanForum көннәрендә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына еллык утырышы узачак. Пленар утырыш белән беррәттән төркем тарафыннан оештырылган ике «түгәрәк өстәл» дә узачак. Алар мәдәни-гуманитар дини хезмәттәшлек темаларына, шулай ук Россиянең ислам дөньясы илләре белән фәнни-техник һәм икътисадb хезмәттәшлегенә багышланачак.

Шулай ук KazanForum мәйданчыгында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яңалыклар агентлыклары берлеге белән партнерлыкта ислам илләре вәкилләре өчен Медиафорум уздырылачак. Тулаем дөнья журналистлар берлеге һәм аерым алганда Глобаль Көньяк алдында торган яңа технологик чакырулар турында фикер алышу планлаштырыла.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин хәбәр иткәнчә, узган елның төп вакыйгасы төркемнең еллык утырышы булды, ул - «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадb форумы белән берлектә уздырыла торган төп чараларның берсе. Утырыш яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланган иде. Әлеге чара үз мәйданчыгына 200дән артык Россия һәм чит ил экспертларын, шул исәптән эре ислам оешмалары җитәкчеләрен, бөтен дөньядан дипломатларны һәм галимнәрне җыйды.

Ел дәвамында халыкара эксперт диалогын киңәйтүче һәм ислам дөньясы партнерлары белән багланышларны тирәнәйтүче башка тематик чаралар да оештырылды. Алар арасында Дагыстанда «Низамия» мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция һәм Россия белән Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл.

Хисап чорында төркем вәкилләре Алжир, Мисыр, Индонезия, Иран, Марокко, Оман, Согуд Гарәбстанында булдылар - бу ислам дөньясы илләре белән турыдан-туры элемтәләрнең тотрыклы челтәрен төзергә мөмкинлек бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса