Бангкок шәһәрендә V Евразия ватандашлар форумы уза
7-8 апрель көннәрендә Таиланд башкаласы – Бангкок шәһәрендә Хөкүмәт эгидасы астында V Евразия ватандашлар форумы уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш районы җирле идарә оешмасы рәисе Рима Сәфиуллова катнаша.
