Россия венчур форумына БДБ илләреннән, Азия һәм Африкадан катнашучылар киләчәк
Эшлекле программасы 9 һәм 10 апрельдә Казанда узачак Россия венчур форумына БДБ илләреннән, Азиядән һәм Якын Көнчыгыштан, Африкадан катнашучылар киләчәк. Алар арасында инвесторлар һәм стартаперлар бар, диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.
«Күргәзмәдә химия белән бәйле [чит ил] проектлар, IT технологияләрне сәнәгатькә кертү белән бәйле проектлар булачак. Африкадан мәгариф проекты бар, ул Россия мәгариф программаларын үз платформасына кертә һәм Африка континентында Россия мәгариф программаларының үзенә күрә дистрибьюторы булачак», – дип сөйләде Галиев.
Форумга Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Һиндстан, Эфиопия, Габон, Камерун һәм башка илләрдән катнашучылар киләчәк. Белоруссия, Израиль, Бангладеш, Согуд Гарәбстаныннан инвесторлар көтелә.
«Әгәр Ислам дөньясы илләре турында сөйләсәк, агымдагы геосәяси вазгыять логистиканы катлауландырды. Һәм кайбер проектлар, кызганычка, килә алмаячак, - дип өстәде ул. Әмма, Галиев ышандырганча, алар белән багланышлар дәвам итәчәк.
