Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда хәләл стандартларына туры килүне тикшерүче үзәк төзергә планлаштыралар

0

2028-2030 елларда Татарстанда продукциянең хәләл стандартларына туры килүен тикшерү буенча республика тест лабораториясен (үзәк) төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза РБК.

Комитетта билгеләп үтүләренчә, хәзер бу лабораторияне «компетентлы белгечләр» белән комплектлау мәсьәләсе карала.

«Хәләл» стандарты буенча комитет мәгълүматлары буенча, бөтен Россия буенча продукциянең хәләл стандартларына туры килүен тикшерергә сәләтле 50 квалификацияле белгеч исәпләнә. Илдә бу өлкәдә кадрлар кытлыгы саклана.

Узган 2025 ел ахырында комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников 2023-2024 елларда оешма «Хәләл» билгесен законсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать алуын сөйләде. Аның фикеренчә, Татарстанда шәригать нормаларына туры килү турында сертификатлар бирүче берьюлы 15 төрле структураның эшләве аеруча борчу тудыра.

2026 елның мартында «Хәләл» стандарты буенча комитет каршында махсус лаборатория булдыру планнары турында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса