Бер елда Татарстанның 150дән артык торак пункты мобиль интернет белән тәэмин ителгән
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне юкка чыгару» федераль программасы буенча узган ел 159 торак пунктта мобиль элемтә һәм интернет барлыкка килгән. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«2025 елда инвестицияләр күләме 759 миллион сум тәшкил итте. 2022 елдан 2025 елга кадәр 274 торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителде. Нәтиҗәдә, республикада яшәүче 54 мең кеше мобиль интернеттан файдалану мөмкинлегенә ия булды», - дип сөйләде ул.
Габдрахманов сүзләренчә, республикада әле 360 торак пунктта тотрыклы эшли торган мобиль интернет юк. «Эш дәвам итәчәк, темпларны арттырачакбыз», – дип искәртте ул.
