Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

Казан шәһәрендә IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе узды. Әлеге бәйге татар мәдәнияте дөньясында яшьләрнең яңа сулышын һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган чара. Бәйге татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү нияте белән оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җиңүчеләрне сәламләде.

«Бу бәйгене тугызынчы тапкыр оештырабыз. Бүген инде без йомгаклау чарасына җыелдык. Һәр катнашучының сәләтен, талантын ачыклап, иң яхшыларын сайлап алдык. «Туган авылым» комплексында аш-су пешерү осталыгында да сезне сынап карадык, аннан Каюм Насыйри исемендәге 80 нче гимназиядә кунак булдык. Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән дә таныштыгыз, аның җитәкчесе Данис Фәнис улы белән дә очраштыгыз. Кичен мәдәни программа әзерләнгән иде – Камал театрында спектакль карап, үзегезне рухи яктан баетып кайттыгыз. Минем һәрвакыт яратып әйтә торган сүзем бар: әти-әни, дәү әти, дәү әни сүзенә колак салыгыз. Мондый бәйгеләр сезне шәхес буларак кына үстереп калмый, ә олы тормышка да әзерли. Өлкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып яшәргә тырышыгыз», – диде ул.

Финалга барлыгы 12 төбәктән 166 катнашучы арасыннан 7 егет һәм 7 кыз сайланып алынды. Алар төрле этапларда үз көчен сынап карадылар.

«Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Айзат Гайнетдинов (Чаллы шәһәре) – Гран-при;

Муса Нургалиев (Казан шәһәре) – 1 урын;

Раушан Нигъмәтҗанов (Балтач районы) – 2 урын;

Гадел Мәүлетов (Буа районы) – 3 урын;

Рөстәм Сираҗиев (Казан шәһәре) – Дипломант;

Рәзил Галимуллин (Саба районы) – Дипломант;

Руслан Сөнгатуллин (Чистай районы) – Дипломант.

Регина Әхмәтҗанова (Баулы районы) – Гран-при;

Зәринә Гыйбадуллина (Яшел Үзән районы) – 1 урын;

Зәринә Гайфулла (Казан шәһәре) – 2 урын;

Эльвира Халелова (Казахстан Республикасы) – 3 урын;

Айгөл Әхмәтҗанова (Норлат районы) – Дипломант;

Руфилә Асылгәрәева (Самара өлкәсе) – Дипломант;

Алия Әхмәтова (Свердау өлкәсе) – Дипломант.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса