Илсур Метшин үсмерләргә интернетта ни өчен чикләүләр кертелүен аңлатты
Кайбер мессенджерларда һәм интернеттагы сервисларда кертелгән чикләүләр илебезнең куркынычсызлыгы мәсьәләләре белән бәйле. Шәһәр мэры Илсур Метшин Казанда «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.
«Мин дә интернетта, аерым алганда, мессенджерларда чикләүләрнең булмавын теләр идем. Ләкин хәзер шундый вакыт, ил куркыныч астында. Бу карарлар сүз иреге белән түгел, ә Ватаныбызның иминлеге белән бәйле», – диде шәһәр башлыгы.
Ул чикләүләрнең вакытлыча кертелүен булуын искәртте һәм тиздән дөньялар тынычланыр, мондый уңайсызлыкларның кирәге калмас, дигән ышаныч белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә «Алдынгылар хәрәкәте»н булдыру турындагы указны имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 14 февралендә «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указны имзалады.
