Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Милли Шура рәисе Азәрбайҗандагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

0

Баку шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә узды. Анда ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, Азәрбайҗан өлкәсенең татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгыту, шулай ук уртак мәдәни һәм иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татар телен, гореф-гадәтләрен һәм милли үзенчәлеген саклауга, бөек татар шәхесләребезне истәлеген мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелде.

Шулай ук милләттәшләребез бу җирлектә халкыбызның милли үзенчәлеген саклап калу өлкәсендә башкарган эшләре турында мәгълүмат бирделәр, борчыган сорауларына җаваплар алдылар. Чыгышлар иҗади номерлар белән үрелеп барды.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында биредә яшәүче татар җәмәгатьчелегенә актив булганнары, чараларны даими оештырып килүләре, милләт алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса