Миңнеханов: Россиянең 22 төбәге гаилә ипотекасы лимитын арттыруны сорый
Россиянең 22 төбәге гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыруны сорап мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе һәм Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Утырышта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, регионнар җитәкчеләре катнашты. Эш башланыр алдыннан катнашучылар илнең төрле төбәкләрендә җитештерелә торган коммуналь һәм махсуслаштырылган техника күргәзмәсе белән таныштылар.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Хөкүмәт һәм төбәкләр алдына 2030 елга кадәр торак төзелеше, ТКХ һәм төзекләндерү буенча стратегик бурычлар куйган, 2036 елга кадәр озайтылган.
«Әлеге бурычларга ирешүгә «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты юнәлдерелгән, ул беренче мәртәбә тормыш мохите сыйфатын яхшырту өчен барлык инфраструктураны колачлый: торак, торак-коммуналь хуҗалык, юллар, җәмәгать транспорты, социаль инфраструктура, төзекләндерү, эш урыннары һәм башкалар. 2025 ел проектны гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Барлык күрсәткечләр дә үтәлде», – дип ассызыклады вице-премьер.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
