Тәрбия һәм туган тел күпере: Уфада ике республика әниләре тәҗрибә уртаклашты
Уфа шәһәрендә Казан һәм Уфа әниләре катнашында «Балалар – безнең киләчәк» дип исемләнгән чара узды. Оештыручылар – Башкортстаннан психолог, тележурналист Гөлшат Сафина, Татарстаннан журналист Динара Әхмәт.
Чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә үтте. Анда Башкортстанның Стәрлетамак, Салават, Илеш, Бүздәк районнарыннан катнашучылар – яшь әниләр, дәү әниләр, хәтта оныкчыклары булган өлкән яшьтәге әбиләр килгән иде.
«Балалар тәрбияләү мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Бүгенге очрашуда бераз башкача яссылыкта сөйләшербез. Туган тел темасы, дини тәрбия, балаларның физик һәм психологик сәламәтлеге турындагы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез», – дип башлады Гөлшат Сафина. Ул Башкортстанда күптөрле проектлар оештыра. Ике башкала арасында, бер зур тарихның ике ярын тоташтыручы күпер булган әлеге чара «Бәдән ни дәшә?» проекты кысаларында Казан шәһәрендә эшләп килүче «Әниләр клубы»ның күчмә очрашуы форматында оештырылды.
Казан кунагы Динара Әхмәт «Әниләр клубы» эшчәнлеге турында сөйләде. Шушы проект белән тагын да күбрәк әниләрне таныштыру мөмкинлеге биргән өчен Гөлшат Сафинага рәхмәт сүзләре җиткерде. Очрашуда сөйләнеләчәк чыгышларның актуальлеген ассызыклап, Татарстанда Уфа белгечләрен чакырып очрашу уздырырга кирәклеген әйтте. «Әниләргә мондый җанлы аралашулар,тәҗрибә уртаклашулар кирәк. Тагын очрашулар насыйп булсын», – диде ул.
Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, педиатр, Башкортстан Республикасы клиника хастаханәсе гастроэнтерологы, Башкорт дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, «Иң яхшы педиатр – 2025» Гөлнара Якупова «Сәламәт туклану нигезләре – сәламәт киләчәк буын» темасына чыгыш ясады. Татар телендә бай мәгълүматлы итеп әзерләнгән чыгыш беркемне дә битараф калдырмады.
Шәригать фәннәре докторанты, ислам хокукы буенча магистр, ислам финанслары буенча белгеч Зөлфия Ханова «Ислам дине кануннары буенча бала тәрбияләү үзенчәлекләре» турында сөйләп, катнашучыларны уйланырга мәҗбүр итте. «Без әрвахларыбыз өчен мәчеткә барып, хәер биреп дога кылдырабыз. Безнең өчен балалар үзләре дога кылырга тиеш», – диде ул.
Психолог, тележурналист, татар җәмәгатьчесе, татар телле проектлар авторы Гөлшат Сафина «Балаларны мактарга ярыймы? Яшүсмерләргә ничек терәк булырга?» дигән актуаль сорауларга җавапны катнашучылар белән бергә эзләде. «Балага үз-үзенә ышанычны бары тик әти-әни генә бирә ала. Без аларны хөрмәт итәбез икән, балалар да безне хөрмәт итә һәм хөрмәт итәчәк», – диде ул.
Заманча әни булып, шул ук вакытта татар телен, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның рухын саклап яшәү, аны карыннан алып сабыеңа тапшыру – борынгылык түгел, ә иң югары осталык. Бу осталык күп көч, вакыт һәм энергия сорый. Яшь әни, татар җәмәгатьчесе Альбина Юнысбаева «Шәһәрдә туган телдә сөйләшүче бала үстерү» буенча тәҗрибә уртаклашты. Аның чыгышы – «балам татарча сөйләшми» дип кемнәндер гаеп эзләп йөрүче әти-әниләр өчен әзер методичка. Альбина гаилә серләре белән уртаклашып, баласында гына түгел, ә ирендә дә туган башкорт теленә мәхәббәт уятуы, балаларына ике телне дә тигез өйрәтүләре белән сокландырды.
«Вакытның, үсешнең һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен белүче Гөлшат Сафина һәм Динара Әхмәт ике республика арасында балалар тәрбиясе, туган телне үстерү кебек актуаль мәсьәләләргә җавап эзләү күперен төзүне үз өсләренә алган икән, димәк, ул ныклы, ышанычлы булачак һәм сезне нәкъ теләгән урынга алып барачак», – ди катнашучылар. Чарага килгән ханымнар да бу очрашуның нәкъ менә хәзер алар өчен кирәк һәм мөһим булуын ассызыклап, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.
- «Бәдән ни дәшә» проектының максаты – милләтне сәламәтләндерү, үз өлкәсе белгечләреннән җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү һәм татар интеллигенциясе арасында яңа йөзләр ачу. Проект авторы – Гөлшат Сафина.
-
«Әниләр клубы» – әниләргә үзенең тормышын баетырга, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, яңа дуслар табарга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирүче уникаль мәйданчык. Клуб кысаларында даими рәвештә төрле кызыклы очрашулар, мастер-класслар һәм иҗади кичәләр оештырыла. Проект авторы – Динара Әхмәт.
