Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул ителә

0

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясенә эшләр кабул ителә. «13–17 яшьлек егет-кызларны бәйгебездә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырабыз», дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Финалистлар 2026 нчы елның 30 сентябреннән 5 нче октябренә кадәр Казан шәһәрендә узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 11 җиңүче билгеләнәчәк.

Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет. Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты – Сергей Чонишвили.

2025 елның ноябрендә «Глаголица» премиясе Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф проекты дип танылды.

РФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 31 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса