Иртәгә Казанда ашыгыч медицина ярдәме бригадалары һөнәри осталыкта көч сынаша
Иртәгә сәгать иртәнге 8.00дән Казанның Карл Маркс урамы, 74 а адресы буенча КФУның симуляция үзәге бинасында ашыгыч медицина ярдәме конкурсы башлана. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ашыгыч медицина ярдәме лигасы» һөнәри осталык бәйгесе иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, читкә чыгып эшләүче бригада хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, команда рухын ныгыту максатларыннан үткәрелә.
Иртәгә фельдшер бригадалары өчен этап узачак. Кичектергесез медицина, беренче ярдәм, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест көтә. Ситуацион мәсьәләләр чишеләчәк, симуляторларда медицина манипуляцияләре күнекмәләре күрсәтеләчәк.
Конкурста катнашуга республиканың төрле районнарыннан 15 команда теләк белдергән. Алар арасында Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Азнакай районнары бар.
