Татарстанда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы булган районнар билгеле
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республиканың тычкан бизгәге йоктыру куркынычы иң югары булган районнарын атады.
«Бу – Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары – дача юнәлеше алга киткән районнар. Шул ук вакытта Казанны бу исемлектән төшереп калдырырга ярамый. Асылда, республиканың бөтен территориясе – инфекция чыганагы», - дип билгеләде Авдонина.
