Атышу турында хәбәрдән соң Казанда травматик пистолетлы ике ир-атны тоткарлаганнар
Корал тоткан ир-атлар катнашындагы гадәттән тыш хәл Казанда Тэцевская урамындагы бер ишегалдында булган. Шаһитлар сүзләренчә, аларның берсе ата башлаган, әмма, беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән – килгән Росгвардия хезмәткәрләре хокук бозучыны тоткарлаган.
Ир-атларның берсе таксида качып китмәкче булган.
Соңрак, «Татар-информ» га билгеле булганча, ике катнашучы да кулга алына, алардан ике травматик пистолет тартып алына. Шул ук вакытта атыш булмаганлыгы ачыклана. Хәзерге вакытта икесе дә полиция бүлегендә.
