Марат Әхмәтов Питрәч районында булды
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Питрәч районында булды. Ул «М-7 Шәле» индустриаль паркы администрациясе һәм резидентлары белән аралашты, шулай ук укыту республика халыкларының туган телләрендә алып барыла торган мәктәпләр эше белән танышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Визит пунктларының берсе Фәйзрахман Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбе булды. Татар авылларының иң борынгы мәктәпләренең берсе саналган уку йорты киләсе елда 110 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аны тәмамлаучылар арасында – Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, КФУ галимнәре Җәүдәт һәм Илдус Сафиннар, полковник Мансур Әхмәтшин, генерал-лейтенант Габбас Зәйнуллин, РСФСРның атказанган табибы Мәрзия Мөхәммәтҗанова.
Халык шагыйре Габдулла Тукайның исеме дә мәктәп тарихы белән бәйле: 1930-1934 елларда биредә Зәйтүнә Мәүледова укыткан.
Уку йорты үз вакытында илдә алдынгылардан булган колхоз җитәкчесе Фәйзрахман Сафин исемен йөртә. Мәктәптә ике корпус бар: узган гасыр уртасындагы бина ремонтланган һәм башлангыч сыйныфлар өчен файдаланыла.
Хәзер мәктәп районда милли мәгарифне үстерүнең методик үзәге ролен үти.
Мәктәп директоры Алмаз Мөхетдинов хәбәр иткәнчә, туган телләрне өйрәнү һәм традицияләрне саклау эше балалар бакчасында ук башлана. Ул билгеләп үткәнчә, балаларга белем алу гына түгел, ә үз халкының мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре белән кызыксыну да мөһим, һәм мәктәптә даими рәвештә бәйрәмнәр, концертлар һәм фестивальләр уза, шулай ук театр студиясе дә эшли.
Район мәдәният йортында узган түгәрәк өстәлдә милли мәгарифне үстерү, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Питрәч районы республикада телләрне һәм мәдәниятләрне саклау ягыннан иң катлаулы районнарның берсе булып кала. Аның сүзләренчә, вәзгыятькә Казанга якынлык, урбанизация һәм глобальләшү процесслары йогынты ясый. Ул аңлатканча, рәсми мәгълүматлар буенча районда 64 мең кеше яши, асылда – 120 меңгә якын. Көн саен 20 меңнән артык кеше Казанга эшкә йөри.
